news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абу-Дабидагы Ислам банкының шәригать белгече Казанда семинар уздырачак

Семинарда ислам банкының шәригать ягыннан эшчәнлеге һәм күзәтчелек мәсьәләләре каралачак.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Россиянең ислам икътисады һәм финанслары үзәге 24 майда Казанда "Ислам банкларында шәригатьчә идарә итү”гә багышланган семинар үткәрәчәк, дип хәбәр итә бу оешма вәкилләре.

Чара барышында ислам банкының шәригать ягыннан эшчәнлеге һәм күзәтчелек мәсьәләләре каралачак дип көтелә. Семинарда Абу-Дабидагы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Ислам банкының шәригать бүлеге белгече Руслан Сабирҗанов чыгыш ясаячак. Лектор чит ил ислам финанс институтларында шәригать тикшерүе һәм контроле өлкәсендә тәҗрибәгә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot