news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абу-Дабидагы Бин Заид университетында халыкара лагерь сменасы узачак

Татарстаннан балалар да катнаша торган Халыкара балалар лагереның сменасы Абу-Дабида Мөхәммәт бин Заид исемендәге гуманитар университет кампусында узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин хәбәр итте.

«Без университет җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырдык, ул үзендә халыкара лагерьны алыштырырга әзер булуын раслады», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Смена 13-19 ноябрь көннәрендә узачак. Ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot