news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абу-Дабида Россия, Украина һәм АКШ вәкилләренең сөйләшүләре тәмамланды

Абу-Дабида кичә башланган һәм ике раундтан торган Россия, Украина һәм Кушма Штатлар делегацияләренең куркынычсызлык мәсьәләләре буенча сөйләшүләре тәмамланды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РФ Саклану министрлыгы Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы адмирал Игорь Костюков җитәкләгән Россия делегациясе кунакханәгә кайткан.

Америка делегациясе вәкилләре сөйләшүләр тәмамланганнан соң аэропортка киткән. Аның составына АКШ президенты Дональд Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм аның кияве Джаред Кушнер, Ак йорт хезмәткәре Джош Грюнбаум, АКШ армиясе министры Дэниел Дрисколл һәм Европада НАТО берләшкән көчләре башкомандующие генерал Алексус Гринкевич кергән.

Сөйләшүләрнең киләсе раунды шул ук Абу-Дабида киләсе атнада узарга мөмкин. Бу хакта Х социаль челтәрендә (элек Twitter) Украина түрәләренә сылтама белән Axios порталы корреспонденты Барак Равид сөйләгән.

ТАСС чыганагы өч яклы очрашуны нәтиҗәсез дип атап булмый, консультацияләрнең нәтиҗәләре бар, дип ассызыклаган.

Үз чиратында Украина ягы вәкилләре Барак Равид белән сөйләшүдә узган сөйләшүләрне «позитив» һәм «конструктив» дип атады. Украина делегациясен милли куркынычсызлык һәм Оборона советы сәркатибе Рөстәм Умеров (элеккеге оборона министры) җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot