news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абу-Дабида Россия, Украина һәм АКШ вәкилләре катнашында сөйләшүләр башланды

Абу-Дабида Россия, Украина һәм АКШ вәкилләре катнашында сөйләшүләр башланды. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Абдулла бин Заид Әл Нахайян хәбәр итте.

«Ул әлеге сөйләшүләр конфликтны туктату буенча чаралар кабул итүгә ярдәм итәчәгенә өмет белдерде», – дип билгеләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Сөйләшүләр ике көн дәвам итәчәк – 23 һәм 24 гыйнварда.

news_right_1
news_right_2
news_bot