news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абу-Дабида Россия, АКШ һәм Украина арасында сөйләшүләрнең икенче көне башланды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында Россия, АКШ һәм Украина арасында өч яклы сөйләшүләрнең икенче көне башланды. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Сөйләшүләрнең беренче көне, 40 минутлык тәнәфес белән, 4,5 сәгать дәвам иткән.

Россия делегациясенә – Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, Украинаныкына – Тышкы разведка хезмәте җитәкчесе Рөстәм Умаров җитәкчелек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot