Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абросимова: «Татарстан яшьләренең 60 проценттан күбрәге тавыш бирүдә катнашырга әзер»
Татарстан яшьләре Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүдә актив катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан яшьләренең 60 проценттан күбрәге илнең төп документына төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүдә катнашырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сөйләде.
«Татарстан яшьләренең 60 проценттан күбрәге тавыш бирүдә катнашырга әзер. Аларның төзәтмәләрне кертүгә карата карашларын белмибез, тик яшьләрнең активлык дәрәҗәсе югары. Тавыш бирүдә яшьләр бик актив катнаша. Яшләр — уңышлы җәмгыять нигезе. Татарстан яшьләренең актив булуын бик күп чараларда күренә», — диде ул.
Алла Абросимова яшьләрне актив гражданлык позициясен белдерергә һәм тавыш бирүдә катнашырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз