news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абрамченко Миңнехановның урман хуҗалыклары турындагы инициативасын хуплады

Абрамченко Миңнехановның урман хуҗалыклары турындагы инициативасын хуплады
Фото: «Татар-информ»

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко Татарстанга эш сәфәрендә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның урман хуҗалыклары турындагы инициативасын хуплады. Республика җитәкчесе аларга агач материалын әзерләү һәм беренчел эшкәртү хокукы бирергә тәкъдим итә. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу закон проекты Министрлар Кабинеты каравында, рәсми бәяләмә әзерләнә. Аның нигезендә төбәк урман хуҗалыклары урман үсентеләрен сату-алу килешүе буенча һәм кайбер шартларны үтәгәндә шундый хокук алырга мөмкин.

«Бүген дәүләт учреждениеләре урман хуҗалыгы чаралары нәтиҗәләре буенча әзерләгән агач материалын биржа сәүдәсендә сата ала. Татарстанда биржа сәүдәсендә барлык 30 дәүләт учреждениесе катнаша. 2023 елның беренче яртыеллыгында алар 102 мең куб. м агач әзерләгән», - дип ачыклык керттеләр Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә.

Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе Иван Советников аңлатканча, яңа мөмкинлекләр бизнес өчен билгеләнгән, ләкин кирәкле булмаган агачны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Алынган акчаны урман хуҗалыклары үсентеләрне саклауга, урман торгызуга тота алачак.

Искәртик, 2023 елның 17 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин төзелеш тармагын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

Шуларның берсендә Дәүләт башлыгы архитектура-төзелеш проектлау һәм төзелеш, шул исәптән агач конструкцияләр, заманча экологик һәм энергия нәтиҗәлелеге чишелешләрен кулланып биек төзелешләр тәртибен җайга сала торган норматив хокукый һәм башка актлар басмасын тизләтергә йөкләде. Башкару срогы 2024 елның 1 маена билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100