Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Абилимпикс»та патриотик тәрбия бирү өлкәсендә партнерлык турында килешү төзелде
Мәскәүдә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты вакытында Һөнәри белем бирүне үстерү институты, «Беренче патриот» гражданнарга патриотик һәм физик тәрбия бирүгә ярдәм итү оешмасы һәм «Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы стратегик партнерлык турында килешү төзегән. Бу хакта «Беренче патриот» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү чемпионат мәйданчыгында имзаланган. «Беренче Патриот» һәм «Махсус тур» чараның партнерлары булган.
Оешмалар вәкилләре махсус хәрби операция ветераннары арасында «Туризм», «Гид-экскурсовод» һәм «Слесарь һөнәре» компетенцияләрендә бәйсез экспертлар буларак чыгыш ясаган.
Килешү мәгариф, фән һәм социаль ярдәм өлкәсендә уртак проектларны үстерүгә юнәлтелгән.
Яклар белем бирү һәм социаль программалар булдырырга һәм гамәлгә ашырырга, очрашулар, семинарлар һәм конференцияләр уздырырга, гражданнарга патриотик һәм физик тәрбия бирүне үстерергә, инклюзив практикалар кертергә, уртак күргәзмәләр һәм белем бирү чаралары оештырырга планлаштыра.
«Әлеге килешү – мәгариф, иҗтимагый инициативалар һәм социаль эшмәкәрлек арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен мөһим адым. Тәҗрибәне берләштерү илнең кеше капиталын арттыруга юнәлтелгән мөһим проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, бигрәк тә махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү һәм реабилитацияләү, шулай ук инклюзив мохит формалаштыру контекстында», – дип билгеләп үткән «Беренче патриот» оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе, «Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы җитәкчесе Ирина Самолдина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз