Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Абилимпикс»та Татарстанны 50 компетенциядә 120дән артык катнашучы тәкъдим итә
Республикада инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат ярышлары ачылды.
(Казан, 23 ноябрь, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионат ачылды. Татарстаннан биредә 50 компетенциядә 122 кеше катнаша.
Бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чемпионат мәйданчыкларының берсендә — Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк координация үзәге булып саналган Казан сәүдә-икътисад техникумында булды.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабы узганын искәртте. 55 компетенциядә 24 мәйданчыкта 622 конкурсант көч сынашты.
Һадиуллин илкүләм чемпионатның республиканың белем бирү оешмалары базасында оештырылган 24 ярыш мәйданчыгында узачагын искәртте.
«Безнең республиканың җыелма командасы формалаштырылган. Быел безнең конкурсантлар ил чемпионатында тәкъдим ителгән 77 компетенциянең 50се буенча ярышалар. Ярышлар өчен менә дигән шартлар тудырылуына инандык. Һәм һәр катнашучы үз компетенцияләре буенча җитди әзерләнде», - диде ул.
Министр фикеренчә, мондый чемпионат инвалидлар өчен мөһим, чөнки «ярышларда алар үз мөмкинлекләрен һәм талантларын күрсәтә ала».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз