news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Абилимпикс» чемпионатына Татарстаннан мөмкинлекләре чикләнгән 30дан артык кеше узды

Казанда инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатын ябу тантанасы булды.

«Абилимпикс» чемпионатына Татарстаннан мөмкинлекләре чикләнгән 30дан артык кеше узды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Абилимпикс»-2018 инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатына нәтиҗә ясадылар. Беренче урынга лаек булган 32 татарстанлы 21-22 ноябрьдә Мәскәүдә узачак IV Илкүләм чемпионатта катнаша.

Быел төбәк чемпионатында 180нән артык конкурсант катнашты, алар 25 компетенция буенча ярышты. 162 эксперт, шул исәптән предприятие вәкилләре арасыннан компетенцияләр буенча 25 баш эксперт җәлеп ителде. Ярышлар «Студентлар», «Белгечләр» һәм «Мәктәп укучылары» категорияләре буенча оештырылды.

Чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан сәүдә-икътисад техникумында узды.

«Иң мөһиме, сезнең һәркайсыгыз чын мәгънәсендә батырлык кылды – курку һәм икеләнүләрен җиңде. Беренче адымны ясавы һәрвакыт кыен», - диде конкурсантларга ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев.

«Узган ел белән чагыштырганда, компетенцияләр саны 7дән 25кә, чемпионатта катнашучылар саны өч тапкыр артты. Әлеге динамика ел саен дәвам итәр дип уйлыйм», - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Чемпионат барган көннәрдә гомумбелем бирү, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен каралган мәктәпләрдә белем алучылар, аларның ата-аналары (500дән артык кеше) конкурс мәйданчыкларында булды. Теләгән һәркем мастер-класслар, тренингларда катнашты, һөнәри тестлаштыру узды.

  • «Абилимпикс» – төп бурычы һөнәри ориентация, инвалидлар яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри белем алуга мотивацияләүдән гыйбарәт булган халыкара хәрәкәт. Татарстан әлеге хәрәкәткә 2015 елда кушылды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100