Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева «Абилимпикс» чемпионаты турында: Бу уникаль, җылы проект
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионаты узды. Бу минутларда Татарстанның Министрлар Кабинетында чемпионат нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әлеге чараны «уникаль, җылы проект» дип атады.
«Абилимпикс» чемпионаты махсус хәрби операциядә катнашып имгәнгән, инвалидлык алган егетләрнең уңышлы адаптациясенә, социализациясенә юнәлдерелгән. Бу егетләрдә батырлык, илгә, куелган бурычка тугрылык сыйфатлары тупланган», – диде Ләйлә Фазлыева.
Видеороликтан күренгәнчә, катнашучылар үзләре «Абилимпикс» чемпионатының реабилитациягә, үзләренә ышанырга булышуын билгеләп узды.
«Бу егетләр күпне үткән, безнең гомуми бурыч – хакимият органнарының гына түгел, Татарстан, Россия халкының бурычы – шушы батыр егетләр белән янәшә булу. Катнашучылар чемпионатка балалары белән килгән. Күбесе һөнәрне беренче тапкыр үзләштерә. Чемпионат кысаларында экспертлар җитәкчелеге астында мастер-класслар да үтте», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Ул 75 кеше Мәскәүгә барып, алга таба ярышачакларын әйтте.
Вице-премьер әйтүенчә, чемпионатта катнашучылар арасында урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укырга теләк белдерүчеләр булган. «Әгәр хәрби операциядә катнашучының белем алуы, һөнәр үзләштерүе буенча сораулар туа икән, Мәгариф министрлыгы тарафыннан тулы күләмдә эш башкарыла. Россиянең башка төбәкләрендә дә уку өчен гаризалар кабул ителә», – диде Ләйлә Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз