Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әбиләрне буып үтерүче» Радик Таһировны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорадылар
Бүген Татарстанның Югары судында «әбиләрне буучы» Радик Таһиров эшен карый башладылар. Дәүләт гаепләүчесе җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Суд утырышында ул Таһиров үз гаебен тулысынча таныган 15 эпизод турында әйтте.
«Төрле сылтаулар табып фатирларга кергән, хатын-кызларны буган. Шулай итеп, 31 хатын-кызны үтергән. Шулай ук өч хатын-кыз имгәнгән. Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирүне сорыйм», – диде дәүләт гаепләүчеләре бүлеге прокуроры Ленара Чуркина.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Искәртеп үтик, гаепләнүче – 40 яшьлек Радик Таһиров. Аны үтерү, үтерергә омтылу һәм талау маддәләре буенча гаеплиләр. Аның эше 847 томны һәм 60тан артык эпизодны тәшкил итә. Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларындагы Казан, Уфа, Самара шәһәрләреннән 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кыз аның корбаны булган. Тагын өч кеше исән котыла алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз