news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әбиемнең серле сандыгы» II республикакүләм иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Әбиемнең серле сандыгы» II республикакүләм иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: Рафис Миңнәхмәтов

Менделеевск шәһәрендә «Әбиемнең серле сандыгы» II республикакүләм иҗади конкурсының финал өлеше узды.
Финалга үткән 155 катнашучы дүрт номинациядә бәяләнде.

«Конкурс барышында мөнәҗәтче Динар Шәймарданов, жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәйморзина балалар һәм педагогларга мастер-класс күрсәтте.
Финал өлешендә катнашучыларның барысына да сертификат һәм бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр, призерлар бүләкләнде.

Конкурс «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Фонд җитәкчесе Мансур Һашимов әйтүенчә, бу конкурста буыннар бәйләнеше төп урынны алып тора. «Педагоглар һәм укучылар милли гореф-гадәтләребезне хәзерге заман кысаларына туры китереп күрсәтә алдылар», – диде ул.

Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, конкурс дәвамлы һәм озын гомерле булсын, дип чыгыш ясады.

Конкурс барлык катнашучыларның бергәләшеп «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды.
«Әбиемнең серле сандыгы» иҗади конкурсы Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән уздырылды.

Рафис Миңнәхмәтов

news_right_1
news_right_2
news_bot