news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абхазиядә Россия туристлары үлгән

Һәлакәткә юлыккан җиңел моторлы самолетта өч кеше, шул исәптән кыз бала да булган.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Абхазиядә җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыгу сәбәпле Россия туристлары үлгән. Гадәттән тыш хәл кичә кич Абхазиянең Пицунда курорт шәһәре тирәсендә килеп чыккан. Самолетта булган өч кеше дә һәлак булган, дип хәбәр итә "Россияйская газета".

Борттагы өч кеше дә – Россия кешеләре.Очучы Александр Семенов – Самарадан, пассажирлар 30 яшьлек Андрей Уколов һәм 6 яшьлек Екатерина Дарныкина Мәскәүдән, диелә. 

Самолет Россиянең "Седьмое небо" аэроклубыныкы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot