Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абхазиядә күпердән егылып, елгага агып киткән Татарстан кызын эзлиләр
Коткаручылар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәннәрен тикшерә.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Абхазиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре елгада баткан 24 яшьлек Татарстан кызын эзли. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәхетсезлек очрагы турында кичә кичке алтыда хәбәр итәләр. Шаһитлар әйтүенчә, Дарья Манасова култыксалары булмаган күпердән Гега елгасына егылып төшкән һәм аны агым алып киткән. Бзыбь тарлавыгына тиз арада коткаручылар килә. Алар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәнен һәм кушылдыкларын тикшерә. Әмма кызны таба алмыйлар.
Биек тауларда яуган көчле яңгырлар аркасында Бзыбь тарлавыгында елгаларның биеклеге арткан, агым көчле. Эзләүдә Абхазия Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының утызлап хезмәткәре катнаша. Кызны Рица милли реликтов паркы хезмәткәрләре дә эзли.
Эзләү кичә башланган һәм төнлә дәвам иткән. Хәзер коткаручылар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәннәрен тикшерә. «Бөтен көчләр дә кулланыла, коткаручылар эшли. Елга агымы көчле. Тауларда яңгыр булды, шуңа күрә хәл бик катлаулы», — дип сөйләделәр агентлыкка.
Дарьяның иптәш кызы сөйләгәнчә, ул елганың көчле агымлы җиренә егылып төшкән. «Ул күпердә тотынып кала алмагандыр дип фаразлыйбыз. Күрәсең ул суга карап торган һәм башы әйләнеп егылып киткәндер», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз