news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абхазия Премьер-министры юл һәлакәтендә үлгән

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Абхазия Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегендә булып, кайгы уртаклашкан.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Абхазия Премьер-министры Геннадий Гагулия юл һәлакәтендә үлгән. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиленең халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Миңнуллин Абхазия Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегендә булып, кайгы уртаклашкан. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Геннадий Гагулия 8 сентябрьдә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Аңа 70 яшь булган.

  • Геннадий Леонидович Гагулия 1948 елның 4 гыйнварында Абхазиянең Лыхны авылында туган. 1972 елда Белоруссия политехнология институтын тәмамлаган. 1991 елда Абхазия АССР Дәүләт тышкы икътисади элемтәләр комитетын җитәкләгән. 1992 — 1995 елларда Абхазия Министрлар Советы рәисе урынбасары; 1995-1997, 2002-2003 елларда республика Премьер-министры; 1997 елда Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе; 2003 — 2004 елларда – Абхазия Президенты администрациясе җитәкчесе; 2005 елда республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе. 2018 елның 25 апреленнән янә Абхазия Республикасы Премьер-мминистры вазифасына билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100