news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абдуллах Гөл һәм Нурсолтан Назарбаев Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады

"Һәр яңа ел Сезгә һәм тугандаш татар халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек бүләк итсен", диелгән котлау телеграммаларында.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итеп, Төркия Республикасының унберенче президенты Абдуллах Гөл котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

«Чын йөрәктән Сезне 80 яшь тулу белән котлыйм һәм үземнең иң изге теләкләремне җиткерәм, – диелгән котлау телеграммасы текстында. – Һәр яңа ел Сезгә һәм тугандаш татар халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек бүләк итсен. Беләм, Сез Россиядәге тугандаш Татарстан Республикасы үсеше һәм иминлеге өчен Дәүләт Киңәшчесе вазифасында мөһим эш алып баруны дәвам итәсез, әлеге эшчәнлектә уңышлар телим.

2009 елда Сезнең кунакчыллыкта минем Казанга беренче сәфәрем, һәм аның Төркия – Татарстан багланышлары кысаларында беренче булуы, миндә һәрчак горурлык уята, Сезнең шуны белүегезне телим. Алга таба да безнең ныклы тарихи элемтәләргә нигезләнгән багланышлар үсешенә мин ихластан ышанам.

Форсаттан файдаланып, Сезгә, кадерле дустым, иң изге теләкләремне юллыйм, сәламәтлек, бәхет телим; ә тугандаш татар халкына – чәчәк ату һәм тынычлык дәвам итүен телим».

Котлау сүзләрен Минтимер Шәймиев адресына Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та юллаган.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, 80 яшьлек юбилеегыз уңаеннан минем ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез. Сезнең лаеклы авторитет, җитәкче зирәклеге һәм үз-үзегезне аямыйча эшкә бирелгәнлегегез үз илеңне ныгытуга һәм Татарстанны чәчәк аттыруда хезмәт итүдә үрнәк булып тора.

Сезнең турыдан-туры җитәкчелек белән Татарстан тормышында мөһим демократик һәм социаль-икътисади үзгәрешләр булды, нинди милләттән булуга һәм нинди дин тотуларына карамастан, республикада яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре гармониясе булдырылды, мөмкинлекләрен тормышка ашыруда шартлар тудырылды.

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, Сезгә исәнлек, бетмәс оптимизм һәм күңел көрлеге телим», – диелә Казахстан Президенты котлау телеграммасында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot