Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алишны туган ягы Спас районында искә алдылар

Спас районында язучы Абдулла Алишның 115 еллыгына багышланган чаралар узды. Көек авылында тантаналы митинг булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
Килгән кунаклар Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгында урнашкан А.Алиш музее белән дә танышты. Соңрак Болгар балалар сәнгать мәктәбендә Абдулла Алиш истәлегенә бәйрәм концерты үткәрелде. Анда язучының исемен йөртүче әдәби премия тапшырылды.
Быел әлеге премиягә Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Фирдәвес Әһлия лаек булды. Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова тапшырды.
Абдулла Алиш истәлегенә багышланган чараларда республиканың танылган язучылары, А.Алиш премиясе лауреатлары, язучының туганнары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз