news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алишның туганы Фәридә ханым: “Ул бөтен татар милләтенең горурлыгы” - “Шәһри Казан”

15 сентябрь - каһарман язучы Абдулла Алишның туган көн.

 (Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Казан”). Әбиебез Бибигазизә Әхмәтсафа кызы Алишеваның балалары күп булса да, кайсылары, туу белән, гүр иясе булып, бишесе: ике кыз һәм өч малай гына исән калган.

Ватан сугышы башлангач, әбинең өч улы: Габдулла, Габдрахман, Галимҗан Алишевлар ил азатлыгы өчен көрәшкә яу кырына киткән. Аларның икесе - минем әтием Галимҗан һәм аның абыйсы Габдрахман сугышны исән-сау узып, Бөек Җиңү көненең шаһиты булганнар. Ә менә Габдуллага (1908-1944) туган илен кайтып күрү насыйп булмый. Ул бар дөньяга бөек батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтеп, исемен данга төреп, чит җирдә Берлинда һәлак була.

Безнең Алишевлар нәселе өчен бу зур югалту, билгеле, ләкин шул ук вакытта олы горурлык та. Абдулла абыебызның тормышы – безнең өчен үрнәк. Без дә, үз чиратыбызда, аның исеменә, нәселебезгә тап төшерми торган эшләр эшләп кенә яшәргә тырышабыз.

Сугыш афәтеннән исән калган ике ир туган Габдрахман белән Галимҗан Казанга кайтып, тыныч тормышта хезмәт итеп, илебез байлыгын арттыруга үз өлешләрен керттеләр. Тырышлыклары өчен күп санлы дәүләт билгеләре белән бүләкләнделәр. Шәхси тормышта да бәхетләре булды: өйләнеп, тәрбияле балалар үстерделәр һәм вакыт җиткәч, берәүне дә артык мәшәкатьләми генә, бакыйлыкка күчтеләр.

Мин, Абдулла Алишның энесе Галимҗан Алишев кызы Фәридә, Казан шәһәрендәге 20нче номерлы татар гимназиясендә Абдулла Алиш музеен оештыручыларга, бигрәк тә директоры Рәхимә Арслановага чиксез рәхмәтлемен. Аларның тырышлыгы белән абыебыз турында шактый бай мәгълүмат тупланган, аның исеме киләчәккә бара. Һәр ел саен бу гимназия яз аенда абыебызга багышлап фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрә. Анда Татарстанның бөтен мәктәпләреннән дә диярлек укучылар катнаша. Бу замана балаларын ватанпәрвәр итеп тәрбияләүнең матур үрнәге. Шушы көнгә гимназия укучылары үз көчләре белән зур концерт әзерлиләр, әйтерсең лә Алиш абыйлары алдында талантлары белән имтихан тоталар! Мин озак еллар чит илдә яшәгәнгә күрә, мондый бәйрәмнәрнең икесендә генә була алдым. Мин сез башкарган бу эшнең колачлылыгына, талантлы балаларыгызның күплегенә, коллективның ихласлылыгына шаккаттым. Абдулла Алиш - ул безнең нәселнең генә түгел, бөтен татар милләтенең горурлыгы. Балаларга кечкенәдән шуны аңлатып үстергәнегез өчен алдыгызда чал башымны иям, дип яза Юрмаладан Фәридә ханым Алишева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100