news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш һәм Альберт Леман әсәрләре буенча спектакль эскизлары куелачак

Татарстан башкаласында театраль лаборатория кысаларында биш спектакль эскизы әзерлиләр.

Абдулла Алиш һәм Альберт Леман әсәрләре буенча спектакль эскизлары куелачак
Султан Исхаков

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда «Город АРТ-подготовка» VI театр лабораториясе кысаларында биш спектакль эскизы куелачак. Ике эскизны татар шагыйре һәм язучысы Абдулла Алиш һәм композитор Альберт Леман әсәрләре буенча ясыйлар. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә «Тере шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды режиссеры һәм гамәлгә куючыларның берсе Диана Сәфәрова хәбәр итте.

«Рәссам Василина Харламова Абдулла Алиш әкияте буенча эскиз әзерләячәк. Әмма бу өлкәннәр өчен һәм берничә тел кулланылган мультилингваль эскиз булачак», — диде Диана Сәфәрова.

Режиссер Алисә Сафина берничә хатын-кыз турында (картиналар кулланып) нәфис перформанс, икенче режиссер, Софья Силкина – опера куячак.

«Композитор Дмитрий Власик татар симфоник музыкасына нигез салучы Альберт Леманның иҗаты темасына эскиз тәкъдим итәчәк», - дип өстәде спикер.

«Эскизларның бер өлеше Татарстанда мәдәнияткә нигез салучылар белән бәйле. Калган эскизлар Казанда яшәүчеләрнең гадәти кичерешләрен өйрәнүгә багышланган», - дип сөйләде «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.

  • «Город АРТ-подготовка» VI театраль лабораториясе Казанда 1 июньнән 15 июньгә кадәр узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100