news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа кандидаты билгеле булды

Премиягә 2014 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Алдамыйм" шигырьләр җыентыгы өчен Ленар Шәех лаек дип табылган.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең кичә үткән чираттагы идарә утырышында Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа кандидаты расланды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Идарә утырышы карары белән, балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә торган мәртәбәле премиягә 2014 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Алдамыйм" шигырьләр җыентыгы өчен Ленар Шәех лаек булган.

Мәгълүмат өчен. Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премия 1996 елны гамәлгә куелган һәм аның беренче лауреатлары Шәүкәт Галиев белән Ләбибә Ихсанова булган. 1997 ел лауреатлары – Роберт Миңнуллин белән Рөстәм Мингалим. “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары да, “Әкият” дәүләт курчак театры да әлеге премия лауреаты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100