Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. ***(«Туган илнең һәрбер почмагында...»)
***
Туган илнең һәрбер почмагында
Чын гаделлек сакта тора иде.
Кайсы гына яктан яу килсә дә,
Безнең көчкә башын ора иде.
Без шат идек, бездә иде бәхет,
Тулып-ташып сулар ага иде.
Күктә йөзгән кояш, йолдыз, айга
Сөенеп-көлеп күзләр бага иде.
Кинәт илгә әллә нәрсә булды,
Гөлләр корыды, йортлар яндылар.
Көтелмәгән җирдән сугыш чыкты,
Шәһит каннар ташып актылар.
Өзелгән баш, туракланган гәүдә
Сугыш кырында калды өелеп.
Килде илгә ятим, авыр тормыш,
Йөрүче юк берәү сөенеп.
Бу төн нигә бигрәк озын икән?
Таң атарга күптән вакыт бит!
Тагын бакча ясар идек илне,
Ә ул, мескен, җимерек, ватык бит!
Әйтсәләр дә миңа: барып тор, дип,
Дөньяның иң матур җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, диеп,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Абдулла Алиш. ***(«Хранима справедливостью, добром...» (Перевод Наиля Ишмухаметова)
***
Хранима справедливостью, добром,
Будь то столица или глушь тайги,
Жила страна родная, ни погром
Не страшен был отчизне, ни враги.
Был радостен и счастлив каждый миг,
И реки полноводные текли.
И восхищался небосвод людьми,
И люди восторгались им с земли.
Но что-то вдруг случилось со страной,
Цветы завяли, избы сожжены...
Она объята гибельной бедой –
Огнём кровопролитнейшей войны.
Не счесть в полях оторванных голов,
Лежат вповалку мёртвые тела,
И тех, кто защищал нас, и врагов,
Повсюду, где война катком прошла.
Ну почему так долго длится ночь?
Давно пора пролиться кумачом
Заре, ведь мы должны стране помочь
Подняться, нам преграды нипочём!
Когда б сказали мне: езжай, живи
В счастливые, прекрасные края.
Тогда б ответил я: глупышки вы,
Счастливый край – лишь родина моя!
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз