news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Туган илгә

Булгач давыл, ничек шауламасын,
Чайкалмасын камышы.
Ярсый йөрәк, дулкынлана,
Авыр-авыр сагышы!

Беренче кат күзем кояш күргән
Җирләр ерак калды.
Тирә-ягым көзге болыт кебек
Кайгы чорнап алды.

Туган илем, барлык рухым сиңа –
Барысы синең өчен!..

Якынлыгың синең белмәдем мин,
Ерак китми торып.
Ничек яшьлек тәмен без белмибез,
Картлык килми торып.


Абдулла Алиш. Родине (Перевод Наума Гребнева)

Опять в груди тревожно сердце сжалось,
Печалью безысходной я грущу.
Но если буря в мире разыгралась,
Как не шуметь, не гнуться камышу?

Сгустилась мгла, и ныне, в отдаленьи
От мест, где первый я встречал восход,
Берёт меня неволя в окруженье,
Беда моя дыхнуть мне не даёт.

О Родина, ты далеко осталась,
И всё ж надежда в свете золотом,
Верней её оставшаяся малость
Является мне в облике твоём!

Вдыхал я аромат твой, край священный.
Но счастья я не понимал подчас.
Как мы не понимаем жизни цену,
Покуда смерть не окликает нас!



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман, шул исәптән Абдулла Алиш, фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100