Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. ***(«Туган илем – Идел-Урал...»)
***
Туган илем – Идел-Урал,
Ашлары – май, суы – бал.
Анда минем газиз анам,
Анда минем сөйгән яр.
Иссен җилләр, аксын сулар,
Үссен гөлләр тугайда.
Шундый матур, шундый гүзәл
Туган-үскән ил кайда?
Без таптаган болыннарда
Үссен гөлләр төрләре.
Без кайтырбыз ирек яулап,
Тиздән җитәр көннәре.
Иссен җилләр, тирбәлсеннәр
Мул уңышлар тугайда.
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Онытмагыз, туганнар.
(1942)
Абдулла Алиш. ***(«Идель-Урал – родимый край...») (Перевод Михаила Тузова)
***
Идель-Урал – родимый край,
Здесь сладко всё, вода, как мёд,
Где б ни был я, лишь ты – мой рай:
Здесь дом мой, здесь родная ждёт.
Несут отсюда ветры мне
Молитвы мамы дорогой,
И в чужедальней стороне
Не страшен даже смертный бой.
Пусть на лугах, где кровь текла,
Весной раскроются цветы –
Осколки алого стекла
Чужой, не нашей красоты.
А на полях моей земли
Пусть нивы тучные взойдут.
Вернёмся из любой дали
Мы к ним,
Пусть только подождут.
(1942)
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман, шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б., фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз