Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. Тормыш дустыма
Сез табынны тутырып утыргач та,
Бер урын буш калгач түреңдә,
Ул үлгән, дип, сугыш кырларында,
Яшьләр тулган булыр күзеңдә.
Күбенә түзгән кебек, азына да
Борчылмачы, дустым, түз инде.
Мин кайтырмын, җиңеп дошманнарны,
Юллар озын, вакыт тиз инде.
Озатып калдың мине киткән чакта,
Кайнар яшең тамды кулыма:
– Хуш, исән бул, ак бәхетләр телим
Көрәшләрдә барыр юлыңа.
Абдулла Алиш. Жене (Перевод Равиля Бухараева)
Стол накрывая, вспомнишь обо мне.
Пустует стул.
В квартире одинокой
при мысли, что погиб я на войне,
заплачешь ты одна
в тоске глубокой...
Не сокрушайся, друг мой!
Никогда
тебя я в одиночестве не брошу.
Закончится военная страда,
мы сбросим с плеч
разлуки горькой ношу.
Я помню,
проводив меня на фронт,
вслед эшелону
ты в слезах бежала...
Меня, оберегая от невзгод,
любовь твоя
повсюду окружала...
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз