Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. ***(«Төн»)
Төн. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз,
Күк йөзендә минем кебек ялгыз йолдыз.
Ул сүнмәде таң атканчы, Чулпан микәнни?
Көтте ашыгып алсу Кояш кайтып җиткәнне.
Һәр көнне ул таң атканчы тора постында,
Тапшыра җаваплы эшне Кояш дустына.
Әй син, Чулпан, серле йолдыз, ничек армыйсың?
Күп йөзләгән еллар кичеп, сүнеп калмыйсың?
Күр син мине: әгәр кичтән йокым туймаса
Җуямын исәнлегемне, күзем кан баса.
Әйтегезче, иң бәхетле кем соң дөньяда?
Нигә мин дә йолдыз түгел, йә гөнаһсыз яшь бала?
Син биектә, син иректә, иң бәхетле син генә!
Күк йөзендә урын булса, ал яныңа мине дә.
Тәүбә-тәүбә, тәүбә итәм, менмимен мин биеккә,
Бар теләгем: сөйгән халкым чыксын иде иреккә.
Абдулла Алиш. Звезда (Перевод Равиля Бухараева)
Ночь. В комнате своей
сижу я одиноко.
В окне среди ветвей
звезда горит высоко.
Она, во тьме ярка,
в раскрытое оконце
сияет мне, пока
не выглянуло солнце.
И, глядя на неё,
на вечное пыланье,
загадываю я
заветное желанье.
В исполненной невзгод
военной тьме холодной
хочу, чтоб мой народ
жил на земле свободной!
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман, шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б., фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз