news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Син көт иркәм!

Алсу кояш чыгып, нурлар балкыр,
Көмеш чыклар җиргә сибәрләр.
Көнбатыштан искән таң җилләре
Сәламемне сиңа сөйләрләр.

Явыз дошман белән көрәшергә
Багышлыйм мин бөтен гомеремне.
Син көт, иркәм, тиздән мин кайтырмын,
Азат итеп туган илемне.

Киеп матур ефәк күлмәгеңне,
Тулган айдай балкып чыгарсың.
Күңел тулып ташыр ярларыннан,
Бәлки, шатлыгыңнан еларсың?

Тальян гармун сызар җиңү көен,
Мин, кушылып, бер җыр җырлармын.
Мин ул җырны сугыш кырларында
Синең өчен генә чыгардым.

Явыз дошман белән көрәшергә
Багышлыйм мин бөтен гомремне.
Син көт, иркәм, тиздән мин кайтырмын,
Азат итеп туган илемне.



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100