Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. ***(«Почта юлын һәр көн саен таптыйм...»)
***
Почта юлын һәр көн саен таптыйм,
Хатлар көтәм синнән, акыллым!
Аерылышу белән йөрәк сыкрый,
Кайда соң син, җаным-алтыным?
Яраланып кайтты иптәшләрең,
Тик берсе дә сине күрмәгән.
Ут эчендә булган чакларында
Синең белән бергә йөрмәгән.
Кайда гына шулай югалдың син,
Ашый алмый ризык-ашыңны?
Канлы окопларның итәгендә
Салдың мәллә газиз башыңны?
Быел каен янә яфрак ярды,
Сибелделәр алар саргаеп...
Ике язның гүзәллеген мактап,
Сайрап очты сабан тургае.
Син кайтмыйсың, өзелеп сагынсам да,
Мәхәббәтең әллә сүндеме?
Батыр күңел белән ярсу йөрәк
Тын алуын күптән бүлдеме?
Моңлы карый идең күзләремә,
Сиңа карап, назлы баш идем...
Кая киттең Идел буйларыннан?
Хыялымда гына яшисең.
Югалттым мин сине, сөйгән ярым,
Гомеребез чәчкә атканда,
Синең шомырт кара күзкәйләрең
Беренче кат миңа бакканда.
Саф чишмәгә баргач су алырга,
Син торгандай минем каршымда.
Хәтерлим мин тәүге очрашуны
Тар басмада күпер каршында.
Шул су буйлап үскән куе камыш
Шаулый җәйге җилләр искәндә.
Сине искә алып елап үтәм,
Тар басмалар аша үткәндә.
Җиңеп кайтсаң илгә, сөйгән ярым,
Шау иттереп гомер итәрбез.
Башны башка куеп, басмалардан
Бәлки, бәгърем, тагын үтәрбез...
Абдулла Алиш. ***(«Каждый день я на почту ходила...» (Перевод Наиля Ишмухаметова)
***
Каждый день я на почту ходила
За письмом от тебя, золотой мой!
Сердце горечь разлуки испило
До краёв, где же ты, дорогой мой?
Инвалидами с фронта вернулись
Мужики, я их всех расспросила
О тебе, но судьба их носила
Далеко, и с тобой не столкнулись.
Где мотает тебя по Европе,
Чем питаешься там, где ты спишь?
Или, может, в кровавом окопе
Опрокинутый пулей лежишь?
Знаешь, в этом году как-то рано
Пожелтели, опали берёзы...
А рябины, что свежие раны,
Кровью капали в снег на морозе.
Ты молчишь, я теряюсь в догадках,
Что случилось с твоею любовью?
Хоть люблю я, как прежде, мой сладкий,
Жизнь моя без тебя – боль за болью...
Друг на друга печально глядели
Мы с тобой накануне разлуки...
Ты теперь от просторов Идели
Далеко, обрекая на муки
И себя, и меня, мой любимый.
К нам любовь пришла с первого взгляда,
Но недолго была я счастливой,
Я мертва, если нет тебя рядом.
За водою спускаюсь я к речке,
Чую, ты от меня где-то в шаге.
Вспоминается первая встреча
На мостках скользких, узких и шатких.
Я по узким мосткам тем шагаю,
И тебя, мой родной, вспоминаю,
Обливаюсь от горя слезами,
Утешает река камышами...
Коль вернёшься с победой, любимый,
Заживём ещё лучше, чем прежде,
Сотни раз мы пройдём с тобой мимо
Камышей по мосточкам прибрежным...
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз