news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Өметем зур минем...

Өметем зур минем киләчәккә,
Җиңмәк булам тормыш агымын.
Ләкин дөнья көтә кич кунарга,
Алдан биреп үлем агуын.

Язмыш миңа усал караса да,
Көлеп кенә карыйм аңарга.
Яфрак сыман үзем саргаймыймын,
Тик чәчләрем генә агара.

Агым иркенә имәм башымны,
Көчле колачларны салырмын.
Халкым өчен, әгәр кирәк булса,
Агымга да каршы барырмын.



Абдулла Алиш. Надеждою прекрасною живу (Перевод Михаила Тузова)

Я с надеждою смотрю в день грядущий
Вечно спорю с житейской волной,
Нас к последнему часу несущей,
И стараюсь остаться собой.

Перед очами судьбины суровой
За усмешкою прячусь порой,
Хоть чуть-чуть поседел, право слово, –
Я покуда батыр и герой.

Что мне долгих годов заточенье,
Раз в руках моих сила живёт,
Поплыву я и против теченья,
Коль народ мой меня позовёт.



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман, шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б., фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100