news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Очрашу (поэма)

(Поэма)

Урыныннан купкан агач кебек,
Авар-аумас атлап киләсең.
Кыяфәткәйләрең кызганырлык,
Үзәккәйләремне өзәсең.

Танымаслык булып үзгәргәнсең,
Бу синме соң, әллә шәүләңме?
Кайчан гына батыр егет идең,
Чак йөртәсең хәзер гәүдәңне.

Киемнәрең тәмам теткәләнгән,
Ябык тәнең ярты ялангач.
Сүзең авыр чыга, күренеп тора –
Күптән инде синең карының ач.

Ә шулай да өмет чаткысы бар
Янып торган шомырт күзеңдә.
Киләчәккә көчле ышанычың –
Ютәл аша чыккан сүзеңдә.

Без, биредә суга зар тилмереп,
Комда үскән чәчәк шикелле
Кибеп, шиңеп беттек. Явыз язмыш
Шушы хәлгә безне китерде.

Ярдәм итәр идем, туган, сиңа,
Минем кулдан килми ул ярдәм.
Син үзең дә аны аңлыйсыңдыр –
Күзләреңнән укып, мин күрәм.

Хәтерләдек ерак туган илне,
Семьяларны, якын дусларны.
Хәтерләдек, җырлап, исәнлеккә
Күтәрелгән тулы тостларны.

Туган илдә ничек сыйланулар,
Коштай иркен йөргән вакытлар,
Төштәгедәй барысы ерак калды
Илдә үткән татлы минутлар.

Әй, кайда сез, безне тәрбияләп
Үстерүче изге аналар?
Әй, кайда сез, сарылып елый-елый
Озатып калган сабый балалар?

Әй, кайда сез, безнең нечкә билләр?
Эштә чыныгып үскән аталар?
Әй, кайда сез, энекәш-сеңелкәйләр?
Әй, кайда сез, абый-апалар?
Сездән кадер күргән кешеләр,
Тилмерешеп, монда яталар.

Хаты-хәбәре юк, үлде, ахры, диеп
Ашыкмагыз дога кылырга.
Явыз үлем белән көрәшәбез,
Исәп әле тере калырга.

Теләгебез: сыерчыклар кебек,
Язын туган илгә кайтырга.
Сезнең белән елап күрешергә,
Өебездә рәхәт татырга.

Әнә шулай төрле сүзләр белән
Бераз юанышып утыргач,
Яшь күңелләр безнең нечкәләнеп,
Күзләрне яшь белән тутыргач,

Мин салкын су эзләп китеп бардым,
Янган йөрәккәйне басарга…
Ә кайтканда, син юк идең, туган,
Сине кайдан эзләп табарга?

Сәер базар сыман шаулап торган
Лагерь эчен байтак айкадым.
Туганымны кабат очратмадым,
Күпме эзләсәм дә тапмадым.

Кая киттең, суга төштеңме соң?
Алтын кисәге күк югалдың.
Бергә үстек, бер дә аерылмадык,
Инде хәзер ялгыз мин калдым.

Суксаң, тимер өзәр көчле идең,
Йөрәгең һич курку белмәде.
Дошманнарың синнән өркә иде,
Пуля-снаряд сиңа тимәде.

Тау-тау булып яткан үлекләрне
Иртәгесен барып карасам,
Аһ, ни күрәм! Әнә теге читтә
Таныш мәет ята, аһ, шашам!

Сөйләделәр миңа тик соңыннан
Өрәк кебек хәлсез кешеләр:
Җилдән качып кергән чокырыңа,
Синең өскә балчык ишелгән.

Бу – вакытсыз корбан. Җир куены,
Беләм: аны кабул итәрсең.
Ә син, явыз фашист, әле байтак
Кешеләрнең башына җитәрсең.

Йөрәгем ачу белән телгәләнде,
Нәләт уты дөрләп кабынды.
Безне шушы хәлгә илткән фашист
Ләгънәт белән искә алынды.


*Әлеге поэма А.Алишның «Очрашу» шигыренең тулы варианты.



Абдулла Алиш. Встреча* (Перевод Наиля Ишмухаметова)

(Поэма)

Похож на сковырнутый ветром ствол,
Походкой шаткой ты навстречу шёл,
Старинный друг, душа моя болит,
Настолько безутешен был твой вид.

Куда исчез знакомый мне джигит?
Не человек, тень-облако плывёт,
Нет, не плывёт, с большим трудом ползёт,
Конечности тяжёлые влачит.

Под стать тебе, худющему, худа
И вся одежда, сношена до дыр,
И речь, смотрю, ведёшь не без труда –
Откуда взяться силам без еды...

А в глубине черёмуховых глаз
Негромко, но горит надежды луч.
Сильна надежда и в обрывках фраз,
Душимых кашлем, что, как ёж, колюч.

Мы здесь с тобою словно два цветка,
От жажды изнывающих в песках,
Завяли и поблёкли. Злой судьбой
Заброшены сюда, мой друг, с тобой.

Хочу помочь тебе, родной, туган,
Но помогать – не по моим рукам.
Ты понимаешь, хоть и не сказал –
Я вижу это по твоим глазам.

Мы вспоминали праздники свои,
И родину далёкую, друзей,
Веселье за столом в кругу семьи,
И прочие зарубки мирных дней.

В те дни, как птицы, были мы вольны,
Пред нами настежь мир распахнут был.
Сегодня мир истаял, словно сны,
Война идёт, повсюду смерть и боль.

О, матери святые, где вы, эй,
Родившие достойных сыновей?
Эй, где вы, стайки плачущих ребят,
Что провожали нас, отцов-солдат?

Эй, где вы, наши бравые деды?
Эй, девушки-красавицы, где вы?
Эй, где вы, наши сёстры и братья?
Эй, где вы, дяди, тёти, вся семья?
От вас добра изведавшие, мы
Горюем в стылых камерах тюрьмы.

Давно нет писем, умерли, видать, –
Но не спешите вы нас отпевать.
Мы боремся со смертью и в плену
Отчаянно, ведь жизни на кону.

У нас в мечтах: вернуться бы домой,
Подобно прилетающим весной
На родину скворцам, и вас обнять,
И снова погрузиться в благодать.

Друг друга утешали как могли
От родины, от вас, родных, вдали.
Текли слова рекою без конца,
Бежали слёзы, плакали сердца...

Засохло в горле, захотелось пить,
Я вынужден был за водой сходить.
Когда вернулся с котелком в руках,
Исчез ты, где искать тебя, туган?

По лагерю я сделал спешный круг,
Куда исчез ты, мой старинный друг?
Всё обошёл – ни одного следа,
Как дорого мне обошлась вода.

Всегда мы были вместе, с детских лет,
Не расставались, в общем, никогда.
Теперь я одинокий – друга нет,
И золота дороже та вода...

Неимоверно сильным был мой друг,
Одним ударом мог порвать металл.
И пуля слепла, и снаряд не брал
Его, и трепетал от страха враг.

С утра побрёл к подножию холма –
То не земля, а куча мертвецов.
И что я вижу! Не сойти б с ума:
Средь сотен мёртвых – и твоё лицо!

От арестантов вскоре я узнал:
Произошла трагедия – обвал
Оврага, где от ветра, друг мой, ты
Укрылся, как назло, до темноты.

...Прими, земля, до срока павший лист,
Такая другу выпала судьба...
Ну а с тобою, кровный враг фашист,
Не прекратится ни на миг борьба!


*Полный вариант стихотворения А.Алиша «Встреча».



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100