news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Очрашу

(Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән фаҗигале очрашуга карата язылган бу шигырьне күп әсирләр үзләренең дәфтәрләренә күчереп алганнар иде).

...Хәтерләдек ерак туган илне,
Семьяларны, якын дусларны.
Хәтерләдек җырлап исәнлеккә
Күтәрелгән тулы тостларны.

Туган илдә ничек сыйланулар,
Коштай иркен йөргән вакытлар –
Барсы инде, барсы ерак калды
Илдә үткән татлы минутлар.

Аһ, кайда сез, безне тәрбияләп
Үстерүче изге аналар?
Аһ, кайда сез, сарылып елый-елый
Озатып калган сабый балалар?

Аһ, кайда сез, безнең нечкә билләр,
Эштә чыныгып үскән аталар?
Аһ, кайда сез, энекәш-сеңелкәйләр,
Аһ, кайда сез, абый-апалар?
Сезнең якын күргән кешеләрегез,
Тилмерешеп, монда яталар.

Хат-хәбәр юк, үлде, ахры, диеп
Ашыкмагыз дога кылырга.
Авыр үлем белән көрәшәбез,
Исәп әле тере калырга.

Теләгебез – сыерчыклар кебек,
Язын туган илгә кайтырга,
Сезнең белән елап күрешеп,
Тагын бергә рәхәт татырга.



Абдулла Алиш. Встреча (Перевод Равиля Бухараева)

...В постылом лагерном краю,
в бараке, где нам снилась воля,
Отчизну вспомнили, семью
и близких, мирные застолья...

Тогда мы были птиц вольней,
в родные вглядывались лица...
Не возвратить счастливых дней!
Самим в те дни не возвратиться.

О, где матери,
души
не чаявшие в нас,
святые?
О где вы, наши малыши,
детишки наши золотые?
О где вы, добрые отцы?
Верней не знали мы опоры...
О где вы, братья-сорванцы?
О где вы, ласковые сёстры?

Вы где-то далеко, а мы
лежим в оковах среди тьмы.

Но всё ж, хоть нет вестей от нас –
мы живы. Нас не хороните!
В бою со смертью столько раз
мы побеждали гибель. Ждите.

Мы, как скворцы, к местам родным,
на небе облачком маяча,
весенней стаей полетим,
чтоб вас обнять, от счастья плача...



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100