news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Ничек килер үлем?

Көрәш куа, утлы давыл бөркеп,
Үлем кайный тирә-ягымда.
«Ничек килер үлем?» дигән сорау
Һич килмәде минем башыма.

Шаян угы кургаш кисәгенең
Туры килсә минем йөрәккә.
Калган булыр идем авып шунда,
Ирешә алмыйча изге теләккә.

Явыз ачлык үзенең канлы кулын
Күп уйнатты минем тирәмдә.
Тимерчыбык белән уратылган
Хәтфә кебек яшел чирәмдә.

Үлеп калган булсам, инде күптән
Азык булыр идем кортларга.
Тоткын булып кабат килмәс идем
Менә мондый салкын йортларга.

Хәзер үлем тагын басып тора,
Баш очымда кайрый хәнҗәрен.
Тик белә алмыйм, тешне кысып,
Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс, ахры, бер кат минем яннан,
Шартлап тора һаман кичләрен.
Янгын чыгып, янып үләрменме?
Белмим инде, ничек үләрмен?

Гильотинмы кисәр газиз башны?
Искәртмәстән, яки атарлар,
Ачлык белән буып үтерерләрме,
Яки биек дарга асарлар?

Ничек килер үлем – белеп булмый,
Тик билгеле шунсы хәзергә:
Тынмас, ахры, мине алып китми
Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да, горур үлем бит ул
Европаның урта өлешендә.
Мондый үлем – бәхет. Теләсә дә
Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар.
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.



Абдулла Алиш. Какою будет смерть? (Перевод Наума Гребнева)

Вокруг грохочет битва, мир в огне,
Чужая воля надо мной и сила,
Мне мысль: какою смерть придёт ко мне,
Доселе в голову не приходила.

Хоть всё равно, какого ждать конца.
Гадаю я, что мне судьба готовит?
Быть может, заострённый грамм свинца
Вдруг просвистит и сердце остановит.

Не раз вступала в свои права
И медлила, чтобы меня помучить
Там, в лагерях, где вешняя трава
Была густа за проволокой колючей.

Неведомо, что станется со мной,
Какую муку мне судьба пророчет,
Но смерть уже я слышу – за спиной,
Она стоит, смеясь, и косу точит.

Когда ж определит она мне срок?
Свой явит лик сейчас или помедля.
Собьёт меня волна, взрывая с ног
Иль ближе к небесам поднимет петля?

Иль голодом меня задушит плен,
Или умру от той премудрой штуки,
Которую папаша Гильотен
Придумал, будучи не чужд науки.

Пусть, выбирая вариант любой,
Приходит смерть, кичась своею силой.
Что б ни было, рождённые борьбой,
Мы, до конца борясь, сойдём в могилы.

Коль надо умирать, не всё ль равно,
Какою смертью свалены мы будем.
И всё-таки не каждому дано
Так умирать, как подобает людям.

Не мало строк написано о нас,
Их в папках подошьют, в архивы сложат,
И вы, друзья, узнаете в свой час
О наших муках и делах, быть может.

Мы и в неволе всё равно в бою.
Что б ни случилось, смерть мы встретим смело.
И, жизнь отдав за Родину свою,
Погибнем за её святое дело!


Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100