Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. Минем антым
Исегез сез, җилләр, туктамыйча,
Үтегез сез урман-кырларны.
Җиткерегез туган илкәемә
Аны сагынып язган җырларны.
Бик матур ул минем туган илем,
Салам эшләпәле өйләре.
Шаулап аккан чишмә буйларында
Яңгырап тора халык көйләре.
Матур анда елның һәр вакыты,
Калын карлы салкын кышлары.
Шат күңелле батыр егетләре,
Кара күзле матур кызлары.
Минем җырлар җитсә үз илемә,
Җырласыннар аны дусларым.
Аерылып, чит илләрдә калсам,
Ялгыз башым, дуслар, нишләрмен?
Тәндә кан агымы туктаса да,
Салкын тәнем җирдә ятса да,
Кояш кебек балкыр минем эшем,
Гәүдәмне тау-ташлар басса да.
Абдулла Алиш. Моя клятва (Перевод Наиля Ишмухаметова)
Летите, ветры быстрые мои,
Минуйте горы, реки и леса,
Несите песни до родной земли,
Которые в тоске я написал.
Она прекрасна, родина моя,
Соломенные шляпы-крыши изб,
Народа пенье, трели соловья,
Ручья журчанье, скачущего вниз.
Весною, летом, осенью, зимой
Неотразима родина моя.
Там земляки с открытою душой,
Прекрасные подруги и друзья.
А песни, что до родины моей
Домчатся, пусть исполнит хор друзей.
А здесь, совсем один, от вас вдали,
Как буду дальше жить, друзья мои?
Когда-нибудь однажды я умру,
Взойдёт над вами солнце поутру,
То будет солнце добрых дел моих:
О родине простой, душевный стих.
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз