news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Күрешү

(Зиннәткә)

Бер дустым бар инде бик күптәнге,
Сердәшем һәм якын туганым.
Мин очраттым аны көтмәгәндә,
Күрешүемә шундый куандым.

Кыстым кулын кат-кат, дулкынланып,
Сиздем дуслык көче агуын.
Шул бөек көч аша таба алдым
Йөрәгемнең шифа даруын.

Бу кавышу хөкем бүлмәсендә,
Укыгачтын үлем карарын,
Яшәү дәрте бирде, көчле итеп
Оныттырды җәза газабын.

Без аңарчы тордык күрше генә,
Дивар аша чиртеп сөйләштек.
Юатыштык сынык күңелләрне,
Бер-беребезгә теләк теләштек.

Изге уйлар, таудай теләкләр күп,
Суларга иде Ватан һавасын!
Дәвам итеп мәңге, дуслыгыбыз
Бер матур җыр булып яңгырасын!




Абдулла Алиш. Встреча (Перевод Наиля Ишмухаметова)

(Зиннату)

Был у меня один старинный друг,
Родной и близкий человек, почти что брат.
Судьба свела нас неожиданно и вдруг,
И этой новой встрече я безмерно рад.

Пожал протянутую руку, ощутил
С волненьем дружбы несгибаемой поток.
И наша дружба придала мне новых сил,
Окрепнуть духом, обрести надежду смог.

И наша встреча мимолётная в суде,
Когда был смертный приговор мне оглашён,
Мне помогла понять: то не конец судьбе,
Поверил я, что будущего не лишён.

До той минуты лишь соседствовали мы,
Общались стуками сквозь толщу стен тюрьмы,
Друг друга тешили в неволе как могли,
Вдали от Родины, от дорогой земли.

Желанья праведные высились горой,
А на вершине – возвращение домой!
Но если суждено расстаться с жизнью тут,
Пусть дети дружбу нашу беззаветно чтут!


Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100