Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абдулла Алиш. Кош аулаучы
Иксез-чиксез бөек Рус иленең
Сузылып киткән киң кырларында,
Гөлгә чумып торган тугаенда,
Шаулап торган урманнарында,
Тоткынлыкның ни икәнен белми,
Бер сандугач гомер кичергән,
Таңны җырлап һаман каршылаган,
Тынмаган ул хәтта кич-иртә.
Мактаган ул бөек иреклекне,
Ләгънәт укып богау-чылбырга,
Тоткынлыкның барсы-барсына...
Беркөн шулай өзелеп сайраганда,
Сандугачны тоткын иткәннәр,
Гөлләреннән аны аерганнар,
Еракларга алып киткәннәр.
Читлек эченә ябып куйганнар да
«Сайрасын!» дип боерык биргәннәр.
Тоткын сайрамагач рәнҗеткәннәр,
Таяк белән төртеп көлгәннәр...
Ул, бичара, бер дә сайрамаган,
Йөрәге сагыш белән тулса да
Түзгән, мескен, барлык кыенлыкка,
Көннән-көнгә һаман сулса да.
Кош аулаучы егет хәйран калган,
Сандугачны моңсыз дип белгән.
Хаҗәте юк моның ишенең дип,
Тоткын кошны азат иттергән.
Менә шунда безнең сандугачкай
Ирек яклап сипкән моңнарын,
Хәтерләгән үзенең урманнарын,
Гөлгә чумган матур тугаен.
Еллар үткән...
Әлеге кош аулаучы,
Мылтык тотып көчле кулына,
Дошманнарга каршы чыгып киткән
Илне яклап сугыш кырына.
Дошманнары безнең бу егетне
Сандугач күк тоткын иткәннәр,
Тимерчыбык эченә бикләгәннәр,
Ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Менә шулчак егет хәтерләгән
Аулап кайткан үзенең тоткынын
Һәм елаган үксеп баса алмый
Йөрәгенең көчле дулкынын.
Менә шунда егет антлар иткән
Ирек кошларына тимәскә,
Кошлар ауламаска, читлекләргә,
Ятьмәләргә якын килмәскә.
Абдулла Алиш. Птицелов (Перевод Михаила Тузова)
Весной в садах и рощах России,
За кружевом волшебным ветвей,
Под небом необъятным и синим
Счастливый распевал соловей.
Встречал рассветы радостной трелью.
А ночи колыбельной дарил,
Привычный жить в любви беспредельной
О ней в напевах он говорил.
С рожденья одарённый свободой,
Не ведая оков и вериг,
Попал в силок, наживе в угоду,
И в клетке позолоченной сник.
Ну где уж тут понять птицелову
Невзрачного комочка тоску,
Замучил птицу пустоголовый,
Надеясь услыхать хоть «ку-ку».
Не свойственно душе соловьиной
Коленца разливать на заказ,
Коль ты рождён для песни былинной,
Мошна и кнут тебе не указ.
Мальчишка-птицелов удивился
Безмолвию добычи своей
И потому в душе усомнился,
Что залетел в силки соловей:
«Где толк от этой серой молчуньи,
Помрёт, так лишний на душу грех,
Пускай летит, другую певунью
Поймаю я себе для утех».
Взлетел соловушка над окошком,
Перед ловцом недавним присел,
Скакнул два раза с ножки на ножку
И вдруг самозабвенно запел...
Беда ворвалась в мирные годы,
Наш птицелов пошёл воевать
За отчий дом, за всё, что народом
Привычно милой Родиной звать.
Но в жаркой схватке так получилось,
Что без сознанья взят был в полон...
И от бессилья сердце разбилось,
И вспомнил птицу бедную он,
И зарыдал, сдержаться не в силах,
И мрак застлал в очах его свет,
И он прозрел пред жерлом могилы,
И дал себе последний обет:
«Пусть распростёрто смертное ложе...
Пред ним у птиц прощенья прошу,
И коль Аллах мне выжить поможет,
Я воли никого не лишу!»
Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән, Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз