news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Кайбер сызмалар

Язның җиле мине яфрак кебек
Кыш иленнән сөйрәп китерде.
Европаның урта бер җирендә
Үзенең ачы суын эчерде.

Тормыш тәҗрибәсен аз күргәнмен,
Белмәгәнмен бик күп эшләрне.
Күзләрем дә ачык күрә алмаган,
Танымаган кайбер кешеләрне.

Өйрәндем мин хәзер күп гадәтләр,
Хәзер беләм инде нишләсен:
Иртүк торып, берни ашамыйча,
Ач карынга кофе эчәсен.

Икмәкне дә кисә беләм инде:
Үтәсеннән Берлин күренә.
Чыпчык борыны кадәр маргаринны
Пәке бите сылап өлгерә.

Өстемдә дә «матур» кием хәзер:
Бөркет җәйгән үзенең канатын.
Чукыйм дигән төсле йөрәгеңне,
Ят кешегә мине санаптыр.

Ә билемдә нинди «гүзәл» хәнҗәр,
Кара, ничек матур ялтырый.
Шул хәнҗәрне күргәч, ни сәбәптер
Җөмлә тәнем бердән калтырый.

Бервакытны әнә шундый хәнҗәр
Онытыптыр кайда тагыласын.
Төшкән иде менә минем башка,
Алда тагы Ходай сакласын.

Тышкы яктан бөтен җирең җитте,
Үтеп чыктың язмыш киртәсен.
Тиз алыштыр, егет, йөрәгеңне,
Һаман иске йөрәк йөртәсең!..



Абдулла Алиш. Наброски в неволе (Перевод Михаила Тузова)

Ветра судьбы, листком примчав меня
С позёмкой от заснеженной страны,
Вогнали в жерло адского огня,
Что в центре европейской старины.

Я не познал до сей поры людей,
И здесь житейский опыт тороплю,
Вериги неприемлемых идей
Тащу, неволю горькую терплю.

Подобье кофе пью я натощак,
На хлеб бумажный мажу маргарин
И умудряюсь делать это так,
Что видно через бутерброд Берлин.

Как экономен этот самый «брод»,
Он в клюв птенца уместится вполне,
Влетев, как в кратер, в человеческий рот,
В гортани тает, не осев на дне.

На поясе моём стальной кинжал,
Чарующе блестит его клинок.
Хоть в нём сто тысяч ядовитых жал,
Он в озлобленьи чёрном одинок.

Надели на меня чужой наряд,
На нём есть знак железного орла.
И не страшит последний смертный ряд,
Когда душа в страданьях умерла.

Пусть растерзать орёл готов меня,
Пусть здесь я просто чуждый человек,
Уйду я следом за исходом дня,
Ещё укоротив и так недлинный век.

В неволе жизнь завершена давно,
Преодолён давно рубеж судьбы,
Но сердце гулко бьётся всё равно,
Не хочет разорваться без борьбы.



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100