Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә «Шигърият бакчасында» бәйгесенә йомгак ясалды
Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә республикакүләм катнашу хокукы алган «Шигърият бакчасында» II шәһәр әдәби иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге мтабугат хезмәте.
Быел ул А. Алиш премияләре лауреатлары: Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Ленар Шәех, Нәкыйп Каштанов һәм Рәхимә Арсланова иҗатларына багышланган иде. Бәйгегә 761 эш кабул ителде. Шуларның 100 дән артыгы җиңүче булып танылды һәм бүләкләү тантанасына чакырылыш. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Рәхимә Арсланова премиясенә быел Хәбибрахманова Сәфинә( Кукмара), Шагиев Әмир( Казан, 281 нче балалар бакчасы), Фәсхетдинова Ләйсән ( Казан, 155 нче гимназия), Кәлимуллина Әминә( Казан, 37 гимназия) лаек булдылар.

Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз