news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Иркәм хаты

Күп вакыттан бирле сине сагынып,
Татлы уйлар уйлыйм ялгызым,
Бер минут та истән чыгармыйча
Көтәм сине, якты йолдызым.

Йокы арамда сине күргән булып,
Шатлыкларга чумып юанам.
Тәмле төшне озатып күзем ачсам,
Син булмыйсың, ялгыз уйланам.

Хәтерлим мин, иркәм, бүгенгедәй,
Хәтерлим мин хәзер барын да:
Синең белән тәүге очрашуны
Тар басмада күпер каршында.

Шул су буйлап үскән яшел камыш
Шаулый, җәйге җилләр искәндә.
Сине сагынып, ялгыз елап үтәм,
Тар басмалар аша кичкәндә.

Син бит миңа элек әйтә идең,
Теләгеңне таңда телә, дип.
Таңгы су юлында теләгән теләк
Һәрвакытта кабул була, дип.

Югалттым мин сине, сөекле иркәм,
Гыйшыгыбыз чәчәк атканда,
Улларымның шомырт кара күзе
Беренче кат безгә бакканда.

Килми хәзер хәбәр-хатларың да,
Адресатың әллә күчтеме?
Канлы окопларның итәгенә
Салдыңмы әллә булган көчеңне?

Көннәремдә сине уйлап йөрим,
Төннәремдә истән чыкмыйсың.
Кая киттең Идел буйларыннан?
Хыялымда гына яшисең.

Кайчан атар икән кавышу таңы?
Әллә шулай мәңге, гомергә,
Кара болыт булып, хәсрәт гизәр
Гомеремнең моңсу күгендә...



Абдулла Алиш. Письмо жены (Перевод Равиля Бухараева)

Жду неустанно,
беспокойно жду…
Жду днём и ночью,
каждое мгновенье.
Гляжу в окно на яркую звезду,
как-будто в ней от горечи спасенье…

Лишь лягу спать –
крыльцо ли скрипнет вдруг,
качнёт ли ветер створчатые окна, –
бегу к дверям!
Но тишина вокруг,
и жизнь моя пуста и одинока.

Тогда я начинаю вспоминать
о первой встрече, милый мой,
с тобою...
В мечтах моих встречаемся опять
на мостике,
над вешнею водою...

Когда раскрылась мне твоя душа,
прекрасны стали и седые ивы,
и синь воды,
и зелень камыша,
и ветра шелестящие порывы!

Передо мной
в рассветном серебре
опять потоки под мостом
струятся...
Мы вместе загадали на заре
желанье:
никогда не расставаться!

Война сурово разлучила нас,
прервав на середине наше счастье.
Ты,
не увидев сына чёрных глаз,
ушёл из дома в темень и ненастье...

Хоть нет вестей,
уверена, ты жив;
не мог ты
сгинуть на земле остылой,
в сыром окопе голову сложив!
Душа полна и мужеством, и силой...

Зову,
зову тебя издалека,
мне кажется, что вечность прождала я!
Но дымные клубятся облака,
рассвет грядущей встречи
застилая...



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман, шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б., фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100