news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Идел буе

Бүгенгедәй әле күз алдымда
Анам, авылым, Идел буйлары.
Яшьлегемнең матур хыяллары,
Сабый чакның татлы уйлары.

Хәтеремдә әле әнкәемнең
Күкрәгенә кысып сөйгәне,
«Киләчәктә минем куанычым,
Ышанычым, бәгърем», – дигәне.

Мәктәп, яшьлек, гаскәр, фронт буе –
Моңа кадәр үткән юлларым.
Тынычлыкта – Идел буйларында
Үтсә икән калган елларым!

Һич җирдә юк кебек тоела миңа
Андагыдай бәйрәм итүләр,
Андагыдай моңлы халык җыры,
Андагыдай матур биюләр.

Идел, синең гүзәл буйларыңда
Үрдәк атып, уйнап үстем мин.
Тауларыңда кышын чана шудым,
Җәй көнендә синдә йөздем мин.

Карлы кышта, исем туйларында
Сине буйлап атта чаптым мин.
Читкә китсәм, йөрәк чыдамады,
Сине сагынып, кире кайттым мин.

Атка атланып, синең яр буеңда
Тырмаладым чәчү кырларын.
Таң атканда, сине яңгыратып
Җырладым мин яшьлек җырларын.

Егет булып, синең яр буеңда
Беренче кат сөю сиздем мин.
Суың эчеп үскән зифа буйлы,
Алсу йөзле кызны сөйдем мин.

Тагын бер генә кат йөзәрменме
Ялтырап аккан Идел суында?
Элеккедәй тагын җырлармынмы
«Уел» көен Идел буенда?




Абдулла Алиш. На берегах Идели (Перевод Наиля Ишмухаметова)

Как сегодня стоят пред глазами
Наш аул, Идель-Волга и мама.
Жизнь под мирными шла небесами,
Как младенческий сон, сладкий самый.

Помню, мама к груди прижимала
Крепко-крепко и нежно-пренежно,
И слова её помню: «Мой мальчик,
Честным будь, справедливым, прилежным».

Школа, армия, линия фронта –
Вот и всё, что сумел в жизни сделать.
Ну а в будущем что? – В основном-то
Жажду мира и встречи с Иделью!

Как умеют гулять-веселиться,
Как плясать лихо, петь задушевно
Земляки мои, даже в столице
Не найти столь искусных напевов.

Ах, Идель, в камышах твоих чутких
Бил весною и осенью уток.
По зиме с гор на санках катался,
Жарким летом в тебе я купался.

Мчал верхом во весь дух в праздник плуга,
В твои воды свалиться рискуя.
Мне вдали от тебя было туго,
Я всегда возвращался, тоскуя.

Подгоняя старушку-кобылу,
Боронил плодородные поймы.
Как я пел по утрам, не забыла?
Неразлучные были с тобой мы!

Помогла ощутить, что такое
Полюбить и лишиться покоя,
На твоих берегах повстречался
С той, в которой души я не чаял.

Доведётся ль, Идель, насладиться
Шелковистой, парчовой водицей?
Оглашу ли, как прежде, «Уелом»*
Дорогие просторы Идели?


*«Уел» название татарской народной песни.



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100