news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абдулла Алиш. Әниемә

Сөекле әнием, сине өзелеп сагынам,
Кайчан кайтып сине күрәм мин?
Сине күрер өчен сабыр итеп,
Бөтен кыенлыкка түзәм мин.

Юкәләр дә инде чәчәк атты,
Урманнарда пешәр җиләкләр.
Туган илне кайтып күрергә дип,
Һәр кич саен телим теләкләр.

Күкрәк сөтләреңне күп имездең,
Зур өметләр көтеп улыңнан.
Егерме биш яшем тулган чакта
Җибәрдең син мине кулыңнан.

Биргән сөтең, әнкәй, бушка китмәс,
Яктыртыр ул минем юлымны.
Таулар аша, әнкәй, суз кулыңны,
Тартып алсын җәүһәр улыңны.

Биргән сөтең, әнкәй, бушка китмәс
Җәүһәр кебек кыйммәт улыңда.
Җир йөзеннән башы югалганчы
Көрәшәчәк хаклык юлында.
(1943)



Белешмә. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) (1908-1944) – тумышы белән Татарстанның бүгенге Спас районы Көек авылыннан. Мәктәп елларыннан әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза. Казанда җир төзелеше техникумында укыганда көндәлек матбугатта мәкаләләре дөнья күрә башлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кадәр җир төзелеше белән бәйле оешмаларда техник вазифалар башкара, «Техника» журналында, «Пионер каләм» (хәзерге «Ялкын») журналында, Татарстан радиокомитетында эшли. Балалар өчен әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Иҗат белән актив шөгыльләнә, шул исәптән балалар өчен хикәяләр, әкият-хикәятләр, пьесалар, шигырьләр яза. 1941 елның июлендә армиягә алына һәм фронтка озатыла, шул ук елны чолганышта калып, немецларга әсир төшә. Әсирлектә антифашистик яшерен оешмага кушыла. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачыла. Нәтиҗәдә, әсирлектә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер каһарман (шул исәптән Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һ.б.), фашистик хәрби суд карары белән, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Абдулла Алишның әсирлек елларында язган кайбер шигырьләре соңрак туган илгә кайтып җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100