Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абдулганиевны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре вазифасына тәкъдим иттеләр
«Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев РФнең дүрт субъектында партиянең төбәк бүлекчәләре секретарьлары вазифасына кандидатларны хуплады, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та бар. Аларның кандидатуралары буенча соңгы карарны төбәк конференцияләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.
Кандидатлар – Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев, Удмуртия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Абрамова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Ульяновск өлкәсе Законнар җыенында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Константин Долгов белән очрашуны «Бердәм Россия» Рәисе һәм партия Генсоветы секретаре Владимир Якушев уздырды.
Дмитрий Медведев партия эшенең ике төп юнәлешен билгеләде. Беренчесе – милли һәм партия проектлары бәйләнеше. Икенчесе – беренчел бүлекләрнең эше.
Дмитрий Медведев Фәрит Абдулганиевның тәҗрибәсен һәм белемен, шулай ук аның төрле дәүләт вазифаларында алган һөнәри компетенцияләрен уңай бәяләде. Ул бу тәҗрибә Абдулганиевка партия эшендә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.
Медведев партиянең беренчел һәм җирле бүлекчәләре эшли торган кечкенә торак пунктларга һәм авылларга аерым игътибар бирүне сорады.
Абдулганиев хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Бердәм Россия»нең 2 011 беренчел бүлекчәсе эшли. Партиядә 133 409 кеше исәпләнә, тагын 20 меңнән артык кеше аның тарафдарлары булып тора. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк бүлеге бу юнәлештә эшен дәвам итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз