Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Абдулганиев Ватандашлар эшләре буенча координация советын җитәкләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе итеп расланды. Шул хактагы указны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Моннан тыш, ТР Туризм буенча дәүләт комитетының элеккеге рәисе Сергей Иванов совет составыннан чыкты. Аның урынына совет әгъзасы итеп бу ведомствоның хәзерге башлыгы Оксана Саргина билгеләнде.
Болардан тыш, әлеге структурадагы башка ике әгъзаның вазифасы атамалары актуаль атамаларга тәңгәл китерелде. Алар - ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (элегрәк нәкъ менә ул Координация советын җитәкли иде) һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.
Ватандашлар эшләре буенча Координация советы 2009 елда оештырылды. 17 ел эшләү дәверендә ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, дипломатик корпус арасында ведомствоара хезмәттәшлекне оештыруда мөһим консультатив институтка әверелде, дип билгеләп үтә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
«Татарстан ватандашлар белән хезмәттәшлекне федераль үзәк белән тыгыз координациядә алып бара. Бу күпкырлы эш гуманитар өлкәне генә түгел, ә иң мөһиме, – ватандашларыбыз белән киң икътисади һәм тирән сәяси хезмәттәшлекне дә үз эченә ала», – дип белдерделәр республика парламентында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз