news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев эшмәкәрләрнең күбесенчә нәрсәгә зарлануы турында сөйләде

Фәрит Габделганиев эшмәкәрләрнең күбесенчә нәрсәгә зарлануы турында сөйләде
ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Хакимиятнең бер нәрсә дә эшләмәве, законнарны аңлату һәм махсус хәрби операциядән кайткан эшмәкәрләргә ярдәм итү – Татарстанда эшмәкәрләрнең хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевка бизнес тарафыннан иң еш бирелгән сораулар әнә шулар. Республиканың Кукмара районы эшкуарлары белән очрашуда ул шул хакта сөйләде.

«Эшмәкәрләрнең төп зары хакимият органнарының бер нәрсә дә эшләмәве белән бәйле. Эшмәкәр бүлек яки район башлыгына мөрәҗәгать итә, аңа проблеманы 30 көн эчендә карарга вәгъдә бирәләр, ләкин берни дә хәл ителми. Иң күңелсезе – ышанычны югалту. Барлык мәсьәләләрне дә һәрвакыт тиз арада хәл итү мөмкин булмаса да, аларның кайберләре системалы характерда», – диде Габделганиев.

Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында - законнарны аңлату ихтыяҗы. «Интернет еш кына нормаларны дөрес аңлатмый, шуңа күрә төгәл мәгълүматны белгечләрдән турыдан-туры алу мөһим. Әгәр дә катлаулы мәсьәлә туа икән, без эшмәкәрләргә оператив җавап бирергә һәм кирәкле мәгълүмат бирергә тырышабыз», - диде бизнес-омбудсмен.

Өченче урында - махсус хәрби операция зонасыннан кайткан эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре. Өйләренә әйләнеп кайткан һәм бизнесларын яңадан башларга теләгән хәрбиләр еш кына төрле проблемалар белән очраша.

«Шикаятьләр санының артуы вазгыятьнең начараюын аңлатмый. Киресенчә, бу эшмәкәрләрнең үз хокукларын активрак яклый башлавын күрсәтә. Бизнесның сорауларны кесәсендә сакламавы, ә кискен мәсьәләләр күтәрүе мөһим», - дип сүзен төгәлләде Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot