Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абдулганиев: Парламентка кертелгән бюджет проекты балансланган һәм социаль юнәлешле
2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга карау өчен җибәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Шул рәвешле, парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башлана. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән өч еллык чорга республиканың төп финанс законына аңлатма бирде.
Фәрит Абдулганиев билгеләп үткәнчә, 7 октябрьдә республиканың төп финанс закон проекты буенча муниципалитетлар белән фикер алышачаклар, 8 октябрьгә парламент тыңлаулары планлаштырылган. Аннары профильле комитетларның утырышлары узачак, аларның кысаларында бюджетны төп юнәлешләр буенча караячаклар. Шулардан соң Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә бирелә, һәм закон проекты беренче укылышта карау өчен әзер булачак.
«Хәзерге вакытта парламентарийлар тәкъдим ителгән проектны җентекләп өйрәнә, әмма инде шуны әйтергә була – бюджет балансланган, – дип белдерде республика парламенты башлыгы. – Бу икътисади тотрыклылыкны саклау, инфляцияне киметү һәм халыкның реаль керемнәрен үстерү өчен мөһим. Бюджет социаль юнәлешле һәм программаларга юнәлдерелгән булып кала. Төп финанс документында барлык социаль гарантияләрне һәм республика программаларын тулы күләмдә финанслау ниятләнә».
2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Республика бюджеты белән бер үк вакытта Дәүләт Советына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да кертелде. Әлеге документ тексты белән, теркәлү процедурасын уздырганнан соң, Дәүләт Советы сайтында танышырга мөмкин булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз