Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Абдулганиев Якутия парламенты башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты. Очрашу Казанда Якутия делегациясенең эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Яклар төбәкара һәм парламентара хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук ике республиканың закон чыгару органнары арасында 2012 елда имзаланган гамәлдәге килешү кысаларында уртак эшчәнлек турында фикер алышты.
Муниципаль реформа очрашуның төп темаларыннан берсе булды. Татарстан һәм Якутия җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калды. Абдулганиев бердәм хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында федераль законны караганда республика позициясен яклаганнары өчен Якутиядәге коллегаларына рәхмәт белдерде. Нәтиҗәдә, төбәкләргә җирле үзидарәне оештыру моделен мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге бирелде.
«Без Татарстанга берничә тапкыр килдек һәм сездә гамәлгә ашырыла торган җирле үзидарә системасын өйрәндек», – дип билгеләп үтте Алексей Еремеев.
Үз чиратында, Фәрит Абдулганиев республиканың авыл территорияләре өчен гамәлдәге системаны саклап калуның мөһимлеген искәртте.
«Бу безнең өчен бик мөһим, – диде Фәрит Абдулганиев. – Хәзерге вакытта Татарстанда авыл җирлегендә 1 миллионнан артык кеше яши. Нәкъ менә авыл халкы республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итә, алар өчен лаеклы яшәү шартлары тудыру бик мөһим, һәм авыл советлары бу мәсьәләләрдә безгә бик нык ярдәм итә».
Хәзер Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, шул исәптән 872 авыл һәм 39 шәһәр җирлеге, 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округы исәпләнә. Очрашу нәтиҗәләре буенча парламент җитәкчеләре муниципаль реформаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә килеште.
Татарстан һәм Якутия арасында хезмәттәшлек 1998 елдан бирле үсеш кичерә. 2021 елда ике республика Хөкүмәтләре икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Парламентарийлар шулай ук Россия закон чыгаручылар Советы мәйданчыкларында уртак эш алып бара, милли мәдәниятләрне, традицияләрне һәм туган телләрне саклау, шулай ук җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләренә игътибар бирә.
Алексей Еремеев Казанга эш сәфәре белән килде, визитның төп максаты – мас-рестлинг буенча Дөнья чемпионаты чараларында катнашу. Ярышлар бүген «Ак Барс» Көрәш сараенда башлана. Идел буенда турнир медальләре өчен беренче тапкыр 55 илдән килгән 200дән артык спортчы көрәшәчәк. Россия данын 16 атлет яклаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз