Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ABC.ru маркетплейсы башлыгы Миңнехановка Татарстанда логоүзәк ачу планнарын сөйләде
«Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясенә яңа резидент кертү планлаштырыла.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейсына нигез салучы, инвестор Алексей Банников белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Уртак инвестицион проект — „Яшел Үзән“ сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк булдыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Баштарак компания проектта катнашуга кызыксынуын белдергән иде. Банников Яшел Үзәнгә килеп резидентлар өчен мөмкинлекләрне карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз