news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Яңа елдан соң бер ай эчендә йомырка бәяләре белән хәл нормальләшәчәк

Җәббаров: Яңа елдан соң бер ай эчендә йомырка бәяләре белән хәл нормальләшәчәк
Фото: © «Татар-информ»

Яңа елдан соң бер ай эчендә тавык йомыркасына бәяләр нормальләшәчәк. Бүгенге көндә Татарстанда бу продукция тирәсендә шау-шу күзәтелми. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 50 нче утырышында белдерде.

«Проблеманы хәл итү өчен федераль дәрәҗәдә чаралар күрелде. Азәрбайҗан, Төркия һәм Ираннан йомырка импорты ачыла», — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика йомырка җитештерүдә ике процент үсеш белән бара. «Кош гриппы булуга, Лениногорск кошчылык фабрикасын ликвидацияләргә туры килүгә карамастан. Күрше төбәкләрдә, Башкортостанда һәм Марий Элда кош фабрикалары ябыла»,— дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта министр бу продукциянең быел үзкыйммәте җитди артуын билгеләп үтте. «Бу — ташламалы кредитларның ике тапкыр диярлек артуы, импорт компоненты, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары, төрү-урнаштыру материаллары белән бәйле — болар барысы бергә йомыркага бәя артуга китерде», — дип нәтиҗә ясады ул.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрь аралыгында ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда алар 8,75 процентка кыйбатланган (ноябрьдә республикада аларның кыйммәтләнү темплары ике тапкыр артты). Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югары.

Элегрәк «Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә өзеклекләр аркасында үсә башлаган. Соңрак Кремльдә йомырка бәясе белән бәйле хәлне табигый базар процесслары белән аңлаттылар. Шул ук вакытта Азык-төлек товары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясендә («Руспродсоюз») яңа елдан соң ваклап сатуда йомырка бәясе төшә башлаячак дип көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100