news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров терлек азыгы әзерләүдә Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнарын атады

Татарстанда урып-җыярга планлаштырылган 373 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 81 мең гектары чабылган, бу – 22 процент. 280 мең тонна сенаж һәм 10 мең тонна печән әзерләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоэлемтә аша анда республиканың барлык муниципалитетлары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Азык әзерләүдә Әтнә районы алда бара, анда күпьеллык үләннәрнең 77 проценты җыелган. Апас районында 47 процент мәйдан урылган. Шулай ук Зәй, Буа һәм Балтач районнарында да яхшы темплар, дип билгеләп үтте докладчы.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар мәйданнарның 10 процентын да җыеп алмаган. Алар - Сарман, Югары Ослан, Менделеевск, Лениногорск районнары. Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны 15 июньгә кадәр тәмамларга кирәген искәртте һәм барлык ресурсларны азыкны уңышлы әзерләүгә юнәлтергә чакырды.

Җәббаров шулай ук республикада бөртеклеләрне җыюга июльнең беренче декадасында керешергә планлаштырылуын, ашлык җыю комплексына әзерлек баруын өстәде. Әмма ашлык җыя торган 3380 комбайнының 50 проценты ун елдан артык кулланылышта, шуңа аларның ватылу ихтималы арта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аграрийларга ашлык җыю комбайннарын яңарту эшен дәвам итәргә тәкъдим итте. Агымдагы ел башыннан хуҗалыклар 94 комбайн сатып алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100