Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча алдынгы районнарын атады
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров 2024 елда авыл хуҗалыгы буенча республика районнары арасында алдынгыларны һәм аутсайдерларны атады. Бу хакта ул «Казан Экспо»да ведомство коллегиясе утырышында сөйләде.
«Авыл хуҗалыгы рейтингын төзегәндә, министрлык кемнең ничек эшләвен генә түгел, территориянең нинди резервлары һәм потенциалы булуын да күрсәтергә теләде», - дип белдерде министр.
Авыл хуҗалыгы буенча республика районнары рейтингы биш төп күрсәткеч буенча формалаштырылган, диде ул. Терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад буенча нәтиҗәләр исәпкә алынды (1 га сөрү җиреннән акчалата керем, уртача айлык хезмәт хакы, тулаем продукция).
Рейтингта Кукмара, Тукай, Әтнә, Балтач һәм Мамадыш районнары лидер булды. Исемлек азагында Сарман, Нурлат, Балык Бистәсе, Әгерҗе һәм Баулы районнары бар.
«Шул ук вакытта артта калучылар йөзләгән сәбәп таба ала, әмма көн саен реаль эш белән шөгыльләнү яхшырак. Кайбер районнар инде берничә ел рейтингта бер позициягә дә күтәрелә алмый. Урта хәллеләр дә үз алдына югарырак максат куя алыр иде», - диде Җәббаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз