Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың 35 районында көзге бодай, алтысында көзге рапс суктыруга керештеләр. 20 мең гектардан артык бөртекле һәм 3 мең гектар майлы культуралар суктырылган. Бөртеклеләрнең уртача уңышы – 44 ц/га, рапсның – 20 ц/га.
Хәбәр ителгәнчә, урып-җыюга беренчеләрдән булып Аксубай районыннан Александр Никитин һәм Мөслим районыннан Илгиз Исламов керешкән. «Чистай» агрофирмасы иртә өлгерә торган бәрәңгене ала башлаган.
Аяз көннәрдә бөртеклеләрнең дымлылыгы көн саен якынча 2 процентка кими. Россельхозцентр белешмәләре буенча, бөртекле көзге культураларның дымлылыгы – 17-55 процент, көзге рапсныкы – 10-29 процент.
Республика буенча көзге рапс мәйданы 32 мең га тәшкил итә, бу былтыргы күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк. Агымдагы елда чәчү планы – 60 мең гектардан артык. Министр билгеләп үткәнчә, бу культура төбәк өчен яңа һәм перспективалы, аның уңышы сабан рапсыннан бер ярым-ике тапкыр югарырак.
Бүгенгә 317 мең тонна печән (планның 99 проценты) һәм 1 млн 899 мең тонна сенаж (ихтыяҗның 59 проценты) әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз